Газетага язылу

Татарстанда дүшәмбе иртәсендә томан һәм бозлавык көтелә

23 ноябрь, дүшәмбе көнне, Татарстанда һәм Казанда томан төшәчәк, юлларның кайбер участокларында бозлавык барлыкка киләчәк.

Мондый көнне җәяүлеләргә ашыкмаска һәм аяк астына карап йөрергә киңәш итәләр. Атлаганда аяк табанын тулысынча җиргә басарга кирәк: тротуарлар тигез булмаска һәм тайгак булырга мөмкин. Юлны бары тик билгеләнгән җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга кирәк. Өлкәннәрдән балаларны күзәтү, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итү сорала.

Томанлы һәм тайгак юлларда машина йөртүчеләргә дә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре