Яңа Чишмә районында котчыкмалы янгын булган. Янгында бер хатын-кызга бик нык зыян килгән. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Бу хәл Гади Чаллы авылында килеп чыккан. Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу. Хуҗабикә термопотны (электр термосы) электр утыннан өзмичә калдырган булган.
Коткаручылар 20 кв.метр мәйданга таралган утны сүндергән. Хатын-кыз, нык пешкән хәлдә (тән тиресенең 30 проценты пешкән), Яңа Чишмә районы үзәк хастаханәсенә озатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез