Татарстанда эссе һава торышы көтелә

Бүген, 25 майда, Татарстанда антициклон йогынтысында коры, әмма эссе һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана.

Салкынча төннән соң (+2 градус) төбәктә көндез һава температурасы +17..+22 градуска кадәр күтәрелә.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре