Татарстанда эшсезләрне керфекләр һәм чәчәк бәйләмнәре ясаучы һөнәренә өйрәтәчәкләр

Моның өчен 1,39 миллион сум каралган.

Татарстан Республикасы Мәшгульлек үзәге эшсезләрне хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә өйрәтү программасын гамәлгә ашыруга тендер игълан иткән. Бюджеттан әлеге максатка 1,39 миллион сум бирелгән. Бу акчага 65 кешене укыту планлаштырыла, дип яза “КП-Казань”.
Программада катнашучыларга “Визажист”, “Керфекләр ясау остасы” һәм “Флорист” һөнәрләре арасыннан берсен сайлап алырга мөмкин. Булачак визажист һәм флористларга – 25әр, керфек ясау серләренә өйрәнергә теләүчеләргә –15 урын бирелгән.

Дәресләр Казан шәһәрендә махсус җиһазланылган бүлмәләрдә үткәреләчәк. Аларны эш тәҗрибәсе кимедә өч ел тәшкил иткән квалификацияле белгечләр өйрәтәчәк. Бу проект 17 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре