Чаллыда «Ашыгыч ярдәм» фельдшерлары эшкә барганда йөрәге туктаган 45 яшьлек ир-атны үлемнән коткарып калган. Бу хакта «Татар-информ» шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Ир-ат, күкрәгендә бик нык авырту сизеп, «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Әмма тиздән аңын җуйган. Күрсәтелгән урынга шундук фельдшерлар Татьяна Сәүбәнова һәм Алмаз Адиев килеп җиткән. Алар ир-атның йөрәге кинәт туктавын аңлаган.
Медиклар 25 минут буе сырхауны үлем тырнагыннан йолып калу өчен көрәшкән. Бәхеткә, алар йөрәк эшчәнлеген, сулыш алуны торгызуга ирешкән. Шуннан ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзер аның хәле яхшырган, туганнары белән аралаша башлаган.
«Һәр секунд исәптә иде, шуңа күрә бик тиз һәм бик төгәл эшләргә тырыштык» , – ди фельдшерлар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез