Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары 300 мең сумга кадәр грантлар алачак

Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучылары быел 300 мең сумга кадәр грантлар алачак. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле документка имза куйган. Грант “Физик-математик ыргылыш” проектында катнашучы мәктәпләр укытучыларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Грантка квалификация категорияләренә һәм эш стажына ия булучы укытучылар, эш стажы 5 елга кадәрге яшь педагоглар, шулай ук 5-7 сыйныфларда физика, математикта һәм информатика буенча өстәмә дәресләр алып баручы педагоглар дәгъва кылырга мөмкин.
“Физика-математика укытучысы” номинациясендә – 300 мең сумга кадәр 100 грант, “Физика-математика буенча яшь укытучы” номинациясендә – 240 ар мең сумлык 150 грант, “Физика-математика түгәрәге җитәкчесе-педагог” номинациясендә – 90шар мең сум күләмендә 100 грант каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре