Татарстанда гаять зур заводны шартлатырга ниятләгән кешене тоткарлаганнар

Түбән Камада нефть химиясе комплексы предприятиесендә террорчылык актын әзерләгән бер ир-атны тоткарлаганнар.

“Татар-информ” Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, террорчы Түбән Каманың гаять зур нефть химиясе комплексында җинаятьчел гамәлен кылмакчы булган. Агентлык мәгълүматлары буенча, биредә сүз Түбән Кама “Нефтехим” предприятиесе турында бара.
Ир-ат Украина махсус хезмәтләре эшләгән план нигезендә, яшереп куйган урыннан шартлаткыч алып, аны яшертен генә үзе эшли торган предприятие территориясенә урнаштырырга, ә үзе илдән чыгып китәргә тиеш булган.

ФСБ идарәсе хезмәткәрләре шартлаткыч яшерелгән урынның координатлары буенча кулдан эшләнгән шартлаткыч элементларын тапкан.
“Террорчылык акты” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Соңыннан “Татар-иняформ”га мәгълүм булганча, “Дәүләткә хыянәт” статьясы буенча тагын бер җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре