Татарстанда гаражда пылау әзерләгәндә газ шартлаган: биш кешегә зыян килгән.

Бу хәл якшәмбе – 9 ноябрь кичендә Чаллыда булган. Бер төркем дус-ишләр Казан проспектындагы «Гудок» кооперативының №10 гаражына җыелган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар барысына да җитәрлек итеп пылау пешерергә булган, дип яза «КП-Казань».

Ризыкны газ баллоныннан эшләүче плитәгә пешерергә куйганнар. Ябык гаражда газ, һава белән кушылып, шартлаган.

«Газ-һава катнашмасы шартлаган. Әмма янгын чыкмаган, корылма җимерелмәгән. Гадәттән тыш хәл турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр ителмәгән», –дип билгеләп үтелгән МЧСта.

Шулай да, ведомствода сөйләп үтүләренчә, биш кешегә зыян килгән. Алар үзләре хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Берсе – авыр хәлдә: башы җәрәхәтләнгән. Калганнары – пешкән. Табиблар зыян күрүчеләрнең хәлен, уртача, дип бәяли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре