Газетага язылу

Татарстанда глаукома белән авыручылар саны ике тапкыр арткан

Узган елда республикада 2,3 мең кешедә глаукома чирен ачыклаганнар. Татарстанның атказанган табибы, Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш белгеч-офтальмологы Елена Жиденко шул хакта белдергән.

“Узган елгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда глаукома белән авыручы 36 мең кеше яши. 2,3 мең кешедә тәүге тапкыр глаукома ачыкланган”, – дип билгеләп үткән Елена Жиденко.

Табиб сүзләренә караганда, глаукомадан интегүчеләр саны арта. Моңа кадәр елына 1-1,5 мең кешедә әлеге хәтәр чир ачыкланган. Чирләүчеләр саны үсү гомер озынлыгы артуга бәйле.
Сүз уңаеннан, бүген бөтен дөньяда глаукомага каршы көрәшү көне билгеләп үтелә.

Сүз уңаеннан: Татарстанда "Һәр кешегә сәламәтлек" милли проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре