Бүген – 19 майда Татарстанда көнбатыштан үтеп кергән циклон йогынтысында һава шартлары бозыла. Һава температурасы төшәчәк, дип хәбәр итә Гидрометеоүзәк.
Алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндезге сәгатьләрдә, шул исәптән Казанда, кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Урыны белән, асылда көнбатыш районнарда, көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга, боз яварга мөмкин.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11метр, урыны белән 15-20 метр (Татарстан башкаласында 15-17 метр) тизлектә җил.
 Җылы төннән соң Татарстанда көндезге һава температурасы +18...+23 (Казанда +20...+22 градус) чикләрендә тирбәләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез