Татарстанда һава торышы бозыла

Татарстанда 21 сентябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан – секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчле җил (секундына 15-17 метр) булачак.

Төнлә температура +5...+10 градус, көндез +16...+ 21 градус ка кадәр җылына.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре