Мәскәүне Чиләбе белән тоташтыручы “М5” “Урал” юлының Татарстандагы, Башкортстандагы өлешен – 1194 чакрымыннан 1370 нче чакрымына кадәрге өлешен шәһәрара автобуслар, маршрут таксилары һәм йөк машиналары өчен вакытлыча япканнар.
Татарстан дәүләт автомобиль инспекциясендә билгеләп үтелгәнчә, чикләүләр бүген 15.20 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчы кертелә.
 ЮХИДИ юл хәрәкәтендә катнашучыларны, бик кирәк булмаганда, торак пунктлардан чыкмаска чакыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез