Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы -11..-16, аязганда -20, көндез -3.. -8 градус булыр дип көтелә.
Дәүләт автоинспекциясе Татарстан халкына шәхси автомобильләрдә йөрүдән вакытлыча тыелып торырга киңәш итә. Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал, бу хәрәкәт итү өчен куркыныч шартлар тудырачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез