Алдагы ял көннәрендә юеш кар-буранны 11 градуска кадәр суык алыштырачак.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 18 мартта һава температурасы көндез –1+3, төнлә –4...+1 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә – барлык районнарда диярлек, көндез көнчыгыш районнарда юеш кар-буран көтелә. Якшәмбе – 19 мартта антициклон йогынтысында явым-төшем тукталачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы –1...+3 градус, ә төнлә –6...–11 градус күрсәтәчәк.
Башлангыч фаразларга караганда, киләсе атна башында – 20 март көнне явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы +1...–6, төнлә –3...–8 градус. Сишәмбе – 21 мартта җылы булачак: көндез +3...+8, төнлә 0...–5 градус.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез