Татарстанда 23 июльдә көчле яңгыр, яшен, секундына 15-20 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көтелә. Урыны белән боз яву ихтимал.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга яшен вакытында өйдән чыгуны чикләргә, бина эчендә булырга кирәклеген искәртә. Балаларны караусыз калдырмау мөһим. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
Йортның барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга, балкон һәм лоджияләрдән урамга очып төшә ала торган предметларны алып куярга киңәш ителә. Торак яки эш бүлмәсендә тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк тору зарур.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез