Татарстанда ял көннәре һава торышы нинди булачагын әйттеләр

Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, ял көннәрендә 20 градуска кадәр суыта.

Кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Шимбә, якшәмбе – 18 һәм 19 февральдә көндез термометрның терекөмеш баганасы –6...–12 градус күрсәтәчәк. Төнлә һава температурасы –11...–16, урыны белән –20 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башы – 20–21 февральдә болытлы һава, аз гына кар явачак. 20 февральдә көндезге температура –4...–9 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә –9...–14 градус булачак. Сишәмбе – 21 февральдә көндез –7...–12, төнлә –12...– 17.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре