Татарстанда яңа җәмәгать судьялары сайланды

Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Татарстанның яңа җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны Татарстан Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте. Бу хакта "Татар-информ" яза.

«Барысы да тикшерү процедураларын узды. Сайлауга карата киртәләр юк», - диде ул.

Лениногорск район судының 4нче суд участогына өч еллык срокка Гөлназ Кашапова сайланды.

Арча район судының 1нче суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын бер ел Гөлназ Вәлиева башкарачак.

Депутатлар шулай ук республика Дәүләт Советын тәкъдим итәчәк ТР Адвокатлар палатасы квалификацион комиссиясе әгъзаларын да сайлады. Әлеге вазифа Әмир Вальщиков һәм Олег Макаровка йөкләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре