Хәзерге вакытта 307 меңнән артык Татарстан кешесе бурычлары аркасында чит илгә чыга алмый. Бу иң еш кулланыла торган чараларның берсе. Алар исәбенә кермәс өчен, приставлар бурычларны алдан тикшереп, түләргә киңәш итә.
Чит илгә чыгарга тыюдан тыш, приставлар банк счетларын арестлый, милекне, автомобильне тартып алып сата яки штраф сала ала.
Казанның бер кешесе кредит буенча бурычларын тикшермәгән. Аның автомобилен тапканнар, арестлаганнар һәм аукционда сатканнар. Бу процедураның барлык чыгымнарын үзе түләгән. Ел башыннан бирле шулай 130 дан артык машина сатылган.
Бурычны ничек тикшерергә һәм түләргә?
Онлайн: ФССП сайтында яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша. Түләү шунда ук уза.
Офлайн: сайттан квитанцияне бастырып, теләсә кайсы банкта түләгез.
Ведомство: сез пристпавлар килгәнне көтмәгез, бәйрәмнәрне тыныч һәм чикләүләрсез каршылау өчен, Яңа ел алдыннан бурычларыгызны ихтыярый рәвештә түләгез, дип киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез