Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Республикада социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб һәм Икътисад министрлыгының уртак утырышында шул хакта сөйләп үтте.
Бүгенге икътисадый кыенлыклардан, шул исәптән санкцияләр басымыннан, кадрлар җитмәү һәм алдынгы технологияләрдән файдалануның чикләнүеннән чыгып, территорияләрне үстерүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, икътисадый тотрыклылыкны ныгыту һәм халыкның керемен үстерүгә юнәлдерелгән яңа илкүләм проектлар кабул ителгән.
Тулаем алганда, 2025 елда республикага илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44,6 миллиард сум күләмендә акча җибәрелгән. Шул исәптән Россия бюджетыннан – 24,7 миллиард сум, Татарстан бюджетыннан – 19,9 миллиард сум.
Быел Татарстан 46 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Алар 12 илкүләм проектка: “Озын һәм актив гомер”, “Гаилә”, “Кадрлар”, “Яшьләр һәм балалар”, “Тормыш өчен инфраструктура”, “Экологик иминлек”, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “ Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне цифры нигездә үзгәртү”, “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Пилотсыз авиация системалары”, “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектларына кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез