Республика Хөкүмәтендә, психологик ярдәм өлкәсендә эшләүче белгечләргә һөнәри ярдәм итү максатында, “Татарстан Республикасының атказанган психологы” дигән мактаулы исемне гамәлгә кую мөмкинлеген карыйлар. Премьер-министр Алексей Песошин раслаган 2025-2028 елларга халыкка психологик ярдәм системасын үстерү концепциясенә шушы пункт та кертелгән.
Документ психологларның эш нәтиҗәсен арттыруга һәм Татарстанда яшәүчеләрнең психолог хезмәтеннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Концепциядә шулай ук психологик ярдәм таләп ителүчеләрнең өстенлекле төркемнәре дә билгеләнгән. Алар арасында – махсус хәрби операция ветераннары һәм аларны гаиләләре әгъзалары, чит илләрдән килүчеләр һәм аларның балалары, авыр хәлдә калган яшьләр, хөкем ителгәннәр һәм махсус ярдәмгә мохтаҗ булган башкалар.
Шулай ук Татарстан Республикасы Психологлар реестрын булдыру карала. Анда билгеләнгән һөнәри таләпләргә туры килүче квалификацияле белгечләр кертеләчәк.
Психологик ярдәм системасын үстерү концепциясе хезмәт күрсәтүнең мөмкинлеген арттыруга гына түгел, бәлки хезмәтнең сыйфатын контрольдә тотуны тәэмин итүгә дә юнәлдерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез