Газетага язылу

Татарстанда янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларга 24 яңа машина тапшырылды

Республиканың янгын сүндерү һәм коткару техникасы ишәйде.

  Бүген Казанда Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе, республиканың Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләре 24 берәмлек яңа техникага ия булды.

Яңа автомобиль ачкычларын Премьер-министр Алексей Песошин һәм МЧСның төбәктәге Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов тапшырды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Техниканың бер өлеше республика акчасына сатып алынган. Болар – 4 “Haval” җиңел машинасы, 4 “Лада Нива Легенд”, “Садко” йөк машинасы, “ГАЗель” йөк-пассажир машинасы һәм “Лада Веста”. Калган техника һәм җиһазлар: янгын сүндерү өчен автоцистерналар, штаб автомобиле, катерлар һәм пилотсыз системалар федераль бюджет акчасына юнәтелгән. Яңа автомобильләр тапшыру гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларның аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча бердәм дәүләт системасы территориаль кече системасының узган елдагы эшенә йомгак ясау барышында хәл ителде.

Тантанадан соң кунаклар Татарстанның янгын сагына 200 ел тулуга багышланган күргәзмәне карады. Архив документларыннан күренгәнчә, Казан губернасында тәүге янгын сүндерү бүлеге 1825 елда пәйда булган. Республиканың гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко системаның үсеш тарихы турында сөйләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре