Бүген иртән Чаллының Яңа шәһәр комплексы, Үзәк районында 38/11 нче йортның дүртенче катында урнашкан өч бүлмәле фатирда янгын чыккан. Балкон һәм зал бүлмәсенә ут таралган була.
Янгын сүндерүчеләр бригадасы ике кешене коткарган. Аларны фатирдан битлек кидереп алып чыкканнар.
15 минут эчендә янгынны сүхндергәннәр. Ут 30 квадрат метрга таралган була. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.
Дәүләт янгын күзәтчелеге белешмәләре буенча, янгынның якынча сәбәбе-көнкүреш электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез