Газетага язылу

Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

Сишәмбе көнне Татарстанда болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометүзәге хәбәр итә.

Төнлә термометр баганалары 15-20 градус күрсәтәчәк, ә көндез 26-31 градуска кадәр күтәреләчәк.

Тиздән республикада яңгырлар һәм яшен 34 градуслы эсселек һәм коры һава торышы белән алыштырылачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре