Татарстанда яшь аналарга бушлай бала караучы тәкъдим итәчәкләр

Татарстанда студентлар арасыннан яшь әти-әниләргә озакламый бала карау буенча бушлай ярдәм күрсәтелә башлаячак. Республика “Социальная няня” пилот проектын башлап җибәрергә әзерләнә. Укуны бала үстерү белән бергә алып бару мөмкинлеге бирәчәк ул, дип яза “Реальное Время”.

Хәзерге вакытта документларга Министрлар Кабинетында коррупциягә каршы экспертиза уздырыла. Шуннан соң ул рәсми төстә гамәлгә ашырыла башлаячак.
Социаль няня хезмәтеннән барлык гаиләләр түгел, бәлки билгеле бер таләпләргә туры килүчеләре генә файдалана алачак. Ата-ана 30дан яшьрәк булырга, көндезге бүлектә укырга тиеш. Ә инде баланың 6 айдан 3 яшькә кадәр булуы кирәк.

Моннан тыш ата-ана һәм сабыйның Россия гражданлыгына ия булуы, Татарстанда теркәлүе таләп ителә.

Ярдәм алу өчен Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгатьнең күпме вакыт эчендә каралачагы, социаль няняның атнасына ничә сәгать эшләячәге әлегә мәгълүм түгел.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре