Республика Министрлар Кабинеты карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Элеккечә үк, стимуллаштыручы түләү «укыту йөкләнеше күләменә һәм эшләгән сәгатьләр санына пропорциональ рәвештә» исәпләнә.
Өстәмә түләүне һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшь педагоглары да алачак.
Документта билгеләп үтелгәнчә, карар 2025 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. Шулай итеп, өстәмә түләүләр агымдагы уку елы башыннан арттырылды.
Яшь укытучылар өчен стимуллаштыручы түләүләрнең күләме 2018 елдан бирле үзгәртелмәде. Аларны яңа уку елы башыннан арттыру турында сентябрьдә үк билгеле булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез