Татарстанда яшәү минимумының күпмегә артачагы билгеле

Татарстанда яшәү минимумын киләсе 2026 елда хәзерге 15 073 сумнан 16 098 сумга кадәр арттырырга ниятлиләр. Шул рәвешле, бу күрсәткеч 1025 сумга артачак.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Үз чиратында, хезмәткә сәләтле халык өчен яшәү минимумы күләме 16 430 сумнан 17 547 сумга (1117 сумга) кадәр артачак .

Шул ук вакытта, пенсионерлар өчен яшәү минимумы – 12 963 сумнан 13 844 сумга (881 сумга), ә балалар өчен 14 621 сумнан 15 615 сумга (994 сумга) кадәр артачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре