Татарстанда яшәүче бер хатын-кыз, интернет аша песи сатып алмакчы булып, акчасыннан коры калган

Казанда яшәүче бер хатын-кыз нәселле мәче баласы сатып алмакчы булган. Интернетта бу җәһәттән белдерү дә тапкан.

«Сатучы» белән мессенджер аша элемтәгә кереп, мәче өчен 24 мең сум күчергән.
«Сатучы», акчаны алуга, мессенджердагы язышуларны юкка чыгарган һәм элемтәгә керми башлаган. Шулай итеп, хатын кыз песисез дә, акчасыз да калган.
Әлеге очрак буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре