Газетага язылу

Татарстанда яшәүче хатын-кыз зур суммадагы акчасын мошенникларга күчергән

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз ФСБда акчаларны тикшерү сылтавы белән 758 мең сум акчасын югалткан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, пенсионер хатын-кызга өй чаты аша домофоннарны алыштыру турында хәбәр килгән. Шуннан соң тиздән аның белән «дәүләт хезмәтләре һәм көч структуралары хезмәткәрләре» элемтәгә чыга. Пенсионерга аның дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеты мошенниклар кулына эләккән, аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән, ә аның акчалары Украина ихтыяҗларына китәргә мөмкин, дип хәбәр иткәннәр. Көчле психологик басым астында хатын-кыз ФСБга тикшерү өчен акча бирергә ризалашкан.

Интернетта мондый схема турында укыгач кына, ул алдау корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре