Татарстанда яшәүчеләр 9,6 млрд сум милек салымы түләячәк

Быел Татарстанда яшәүчеләр 9,6 млрд сум күләмендә милек салымы түләячәк. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге сумма 50 млн сумга, ягъни 5,5 процентка күбрәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте.

“Безнең халыкта дисциплина яхшы. Әле милек салымын түләү чоры тәмамланмаган, без тиешле сумманың 4,7 млрд сумын җыйдык та инде. Бу – барлык милек салымының яртысы дигән сүз”, – диде Марат Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, республика халкының закон тыңлаучанлыгы зур хөрмәт уята. “2022 елда без барлык исәпләнгән салым акчасының 98,9 процентын җыеп алсак, быел әлеге күрсәткеч 99 проценттан да артып китәчәк дип ышанам”, – диде Марат Сафиуллин.

Билгеле булганча, быел милек салымын 2 декабрьдән дә соңга калмыйча түләп бетерергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре