Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләр Дәүләт хезмәтләре порталы аша коллекторларга шикаять белдерә ала

Татарстан приставлары Республикада яшәүчеләрне коллекторлар һәм банкларның законсыз гамәлләренә шикаять белдерергә чакыра.

Шикаятьне Дәүләт хезмәтләре порталы аша да тапшырырга мөмкин. Бу хакта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, республикада яшәүчеләр ел башыннан бирле приставларга коллекторлар һәм банклар гамәлләренә карата 1763 шикаять җибәргән. Узган елдагыга караганда 828гә зуррак сан бу. Дәүләт хезмәтләре порталы аша 704 мөрәҗәгать кергән. Бүгенгә 201 мөрәҗәгать карап тикшерүдә ята. 1314е каралган, 159 административ беркетмә төзелгән. Барлыгы 10,3 миллион сумнан артыграк штраф салынган.  

Кредиторлар һәм коллекторлар нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш?

Федераль закон нигезендә, телефоннан шалтыратулар саны – тәүлегенә бер тапкырдан, атнасына – 2  һәм аена – 8 тапкырдан; җибәрелгән хәбәрләр саны тәүлегенә – 2 тапкырдан, атнасына – 4 тапкыр һәм аена – 16 тапкырдан; шәхси очрашулар атнасына – бер тапкырдан артмаска тиеш.

Эш көннәрендә 22.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькә, яллар һәм бәйрәм көннәрендә – 20.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр шалтырату тыела. Кая шикаять белдерергә? Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча баш идарәсенә бурычлы үзе генә түгел, бәлки аның вәкиле дә, үзенә ялгыш шалтыратылган кеше, шулай ук бурычлының танышы яки туганы белән аралашучы теләсә кем мөрәҗәгать итә ала. Шикаять 30 көн эчендә карала. Шикаятьне кая тапшырырга: Дәүләт хезмәтләре порталы аша.

Быел 1 марттан порталда коллекторларга шикаять формасы гамәлдә булып килә. Макс роботы ярдәм итә алачак. Аңа “шикаять”, “кредитор”, яки “коллектор” дип язсагыз, барысын да эшләп куячак. Гаризаны, дәлилләр белән бергә, электрон имза белән имзалап, юллагыз. Мөрәҗәгатьне кәгазьгә язып, Баш идарәгә (адресы: 420095, Татарстан Республикасы. Казан шәһәре, Восстание урамы, 118 йорт) китерергә яки почта аша юлларга мөмкин.”Кайнар линия” телефоны: 8 (843) 514-92-34. Шикаятькә нәрсәләрне кушып бирергә? Оешманы җаваплылыкка тарту өчен дәлилләрне: элемтә операторыннан шалтыратулар исемлеген, хәбәрләрнең (датасы һәм вакыты белән) скриншотларын, сөйләшүләрнең аудио язмаларын тапшырырга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре