Татарстанда “Монетная неделя” Бөтенроссия акциясе тәмамланган. 20 майдан 2 июньгә кадәр узган ул. Республикада яшәүчеләр шушы вакыт эчендә барлыгы 546,7 мең данә тимер акчаны ( 2,6 миллион сумнан артыграк) әйләнешкә кире кайтарган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Банкының Татарстандагы бүлеге мәгълүматларына таянып яза.
Банкларга 10 сумлыкларны (189 мең данәдән артыграк) һәм 1 сумлыкларны (97 мең данәдән күбрәк) барыннан да күбрәк алып килгәннәр.
Шулай итеп, акция банкларның кайбер офисларында халыкка вак акчаны үзләренең счетларына күчерү яки комиссиясез генә кәгазь акчага алыштыру мөмкинлеге биргән.
Россия Банкының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин басым ясап әйткәнчә, вак акчаны акцияләр вакытында гына түгел, башка көннәрдә дә кәгазенә алыштырырга яки үз счетыңа күчерергә була.
Банкларга 1997 елдан башлап чыгарылган теләсә кайсы тимер акчаны (хәзерге вакытта әйләнештә булган акча турында сүз) тапшырырга мөмкин. Банкта эшне тизләтү өчен тимер акчаларны “сортларга” аерып кую тәкъдим ителә. Үзең белән паспорт алып килергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез