Татарстанда яшәүчеләргә чираттагы ял алу өчен иң кулай айларны атап үткәннәр

июль һәм октябрь айларында чираттагы ял алу отышлырак: чөнки ике айның һәркайсына 23әр эш көне туры килә. Шулай ук апрель, сентябрь һәм декабрь айлары да ял алу өчен начар түгел: бу айларда 22шәр эш көне, дип яза “KazanFirst”.

Нәкъ менә эш көннәре күбрәк булган айда чираттагы ял алу отышлырак. Ник дигәндә, “отпускной” – айдагы уртача көннәр санына (29,3), ә эш көне бәясе – аларның санына бәйле рәвештә исәпләнелә. Кыскасы, кулай булмаган айларда ял иткәндә, “отпускной” кимрәк исәпләнелә.

Хезмәткәр эш көннәре күбрәк булган айда чираттагы ялга китсә, акчаны күбрәк алачак. Чираттагы ял өчен иң отышлы һәм иң отышсыз айларда “отпускной” күләме арасындагы аерма ике тапкырга җитәргә мөмкин. Шул рәвешле быел гыйнвар (17 эш көне) ялга чыгу өчен иң отышсыз айга әйләнде. Шулай ук май, июнь һәм ноябрьдә дә (18әр эш көне) ял алу кулай түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре