Татарстанда яшәүчеләрнең 1 млрд сумга якын салым бурычы бар

Татарстанда яшәүчеләрнең милек салымы буенча 1 млрд сумга якын бурычы бар. Әҗәтлеләр исемлегендә 332 мең салым түләүче исәпләнә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта әйттеләр.

“Татарстанда 2 миллион 412 мең салым түләүче бар. Бурычлылар күп булса да, безнең халык тыңлаучан”, – диде Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, бер ел эчендә салымны вакытында түләмәүчеләр саны 300 меңгә диярлек кимегән. “6 меңгә якын бурычлы кешенең илдән чыгу хокукы чикләнгән. Моннан тыш, андыйларга субсидия, пособиеләр дә бирелми”, – диде Марат Сафиуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре