Татарстанда балалы гаиләләргә төп дәүләт ярдәм чараларыннан берсе – ана капиталы. Әмма әлеге ярдәм күләме гаиләдә ничәнче бала тууга, шулай ук балаларның туган елларына бәйле. 2025 елда балалы гаиләләрнең күпме ярдәмгә исәп тота алуларын искә төшереп үтәбез.
Ана капиталы күләме
Беренче бала туганда
 2020 елның 1 гыйнварыннан дөньяга килгән балаларга әти-әнисе 690 266,95 сум акча ала.
Икенче бала тугында
 Беренче бала – 2020 елның 1 гыйнварына кадәр, икенчесе – шушы датадан соң туса, ата-анага икенче сабыена 912 162,09 сум бирелә.
Ә инде ике бала да 2020 елга кадәр дөньяга аваз салса, ана капиталы күләме 690 266,95 сум тәшкил итәчәк.
 Беренче балага инде сертификат алынган очракта, икенчесенә 221 895,14 сум түләнелә.
Өченче бала туганда
 Өченче балага ана капиталы күләме 912 162,09 сум тәшкил итә. Әмма бу сумманы беренче ике баласына әлеге дәүләт ярдәме күрсәтелмәгән гаиләләр генә ала.
 Ә инде гаилә, әйтик, икенче баласы туганда сертификат алган булса, өченче сабыйлары дөньяга аваз салгач аңа өстәмә биреләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез