Татарстанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы 10,3 миллиард сум тәшкил иткән. Узган елның маендагыга (9,9 миллиард сум) караганда 378 миллион сумга зуррак сан бу. Премьер-министр Алексей Песошин Министрлар Кабинетында җылылык бирү сезоны йомгаклары буенча уздырылган утырышта шул хакта белдергән.
Бу ай башына газ һәм электр энергиясе өчен торак-коммуналь хуҗалык оешмалары алдындагы бурыч 238 миллион сум булган. Узган елның шушы ук чорындагыга караганда, әлеге күрсәткеч 15 миллион сумга кимегән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез