Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә

Алдагы сәгатьләрдә Татарстан территориясендә яшен һәм көчле җил көтелә.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Көндез республикада - 28-33, төнлә - 11-16 градуска кадәр җылы була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре