Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, иң күп акча “Гаилә” (2,4 млрд сум), «Яшьләр һәм балалар» (602,6 млн сум), «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» (142,6 млн сум), «Озын һәм актив гомер» (30,8 млн сум) илкүләм проектларына бирелгән.
Быел Татарстан бюджетында илкүләм проектларга барлыгы 53,0 млрд сум акча каралган. Шуның 28,8 млрд сумы – федераль казнадан, 24,2 млрд сумы – республика казнасыннан.
Республика 2026 елда 12 илкүләм проектны тормышка ашыруда катнаша. Болар – «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар»,«Кадрлар», «Озын һәм актив гомер», «Туризм һәм кунакчыллык», «Яшәү өчен инфраструктура», «Пилотсыз авиация системалары», «Экологик иминлек», «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү», «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад», «Мәгълүматлар икътисады һәм цифрлы трансформация», «Халыкара кооперация һәм экспорт».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез