Татарстанда ике айлык сабыйның мәетен тапканнар – тикшерү башланган

Казанда фаҗига булган. Бер фатирда бите күгәреп чыккан ике айлык баланың мәетен тапканнар. “Татар-информ” язганча, бу коточкыч хәл сишәмбе – 25 мартта килеп чыккан.

Агентлык мәгълүматларына караганда, ана кызын, имезеп, йокларга яткырган. Әмма берникадәр вакыттан соң сабый үлгән.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Экспертиза үткәрелгәннән соң җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителәчәк. Экспертиза нигезендә баланың ни сәбәптән үлгәнлеге билгеләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре