Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты хокук саклау органнары белән берлектә рейдлар үткәрәчәк.
Татарстанда ике атнага ауның барлык төрләренә тыю кертелгән. Биология ресурслары буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Чикләүләр бүгеннән 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак. Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты, хокук саклау органнары белән берлектә, ике атна дәвамында рейдлар үткәрәчәк.
Ведомствода искәртеп үтелгәнчә, тыюны санга сукмаучыларга административ җаваплылык күздә тотылган. Гадәти аучылар, ау коралын конфискацияләп (яки конфискацияләмичә), бер елдан ике елга кадәр ау хокукыннан мәхрүм ителергә, вазыйфаи затлар – утыз биш меңнән илле мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез