Татарстанда ике көнлек эш атнасы башланды

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне Россия Хезмәт кодексы нигезендә бәйрәм көн булып тора.

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне дә, “Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында” республика законы нигезендә, бәйрәм көне.
Моннан тыш 1 ноябрь – шимбә ялы дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерелде.

Шул рәвешле бу атнада Татарстанда 3, 4, 6, 8 һәм 9 ноябрь ял көннәре булып тора. 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Тулаем Россия буенча башланып киткән эш атнасы өч көнлек булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре