Узган төндә Татарстанда юл һәлакәте булган. Актаныш районы Әнәк авылы янәшәсендәге юлда коточкыч авария килеп чыккан.
Һәлакәтне үз күзләре белән күрүчеләр “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, “М7” юлының чама белән 1138нче чакрымында "Kia” белән “Man” йөк машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машинада 5 кеше, шул исәптән өч бала булган.
Медиклар авария булган урыннан “Kia” шоферын һәм өч пассажирын хастаханәгә озаткан. 8 яшьлек кыз бала шундук һәлак булган.
“KazanFirst” язганча, баланың әтисе “Ашыгыч ярдәм” машинасында җан биргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез