Татарстанның медицина оешмаларында җил чәчәгенә каршы вакцинага кытлык юк. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерелгән.
Моңа кадәр “Известия” Россиянең кайбер төбәкләрендә җил чәчәгеннән вакцина җитмәве турында хәбәр иткән. Мондый төбәкләр исемлегендә Татарстан да искә алынган.
“Җил чәчәгенә каршы вакцина профилактик прививкалар календарена кертелмәгән. Шул ук вакытта хәзер Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучы ир-егетләргә хәрби частькә җибәрелгәнче прививка ясау дәвам итә. Март аеннан сентябрьгә кадәр 5 мең доза вакцина кайтарылды. Препаратка кытлык юк”, – дип сөйләп үтелгән агентлык хәбәрчесенә.
Инде әйтелгәнчә, хәзерге вакытта чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә вакцинация уздырыла. Шуннан соң поликлиникаларда башкаларга да прививка ясалачак.
“Татарстанда җил чәчәге белән авыручылар саны еллык уртача күрсәткечкә туры килә”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез