Татарстанда илкүләм проект буенча 49 мәшгульлек үзәге төзекләндереләчәк

2025 елда республикада 49 мәшгульлек үзәге төзекләндереләчәк. Бу хакта “Татар-информ” Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Төзекләндерү эшләре 14 муниципаль берәмлектә, шул исәптән Казанда, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә алып барылачак. Эшләр “Кадрлар” илкүләм проектының “Хезмәт базары белән идарә итү” федераль программасы нигезендә башкарылачак.

Ремонтка 833 миллион сумнан артыграк акча каралган. Шуның 175 миллионы – Татарстан казнасыннан. Яңартылган мәшгульлек үзәкләрендә эш бирүчеләр һәм буш вакансияләргә дәгъва кылучыларның үзара аралашуы өчен, шулай ук эшсезләргә яңа һөнәр үзләштерү, квалификациясен күтәрү өчен уңайлы шартлар тудырылачак, дип билгеләп үткән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин.

“Кадрлар” илкүләм проекты, хезмәт базары ихтыяҗларына туры китереп, кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. 2029 елга илдә барлык мәшгульлек хезмәтләрен яңарту һәм “Работа России” дигән яңа кадрлар үзәкләрен ачу күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре