Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән

Быел «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 200 километрдан артык 131 юл объектында эшләр планлаштырылган. Бүгенге көнгә 1 миллион квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон япманың өске катламы җәелгән. Бу планлаштырылган гомуми күләмнең 54 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Юлларны ремонтлау эшләре башкарылган:

- Казан агломерациясендә (27,2 километр юл ремонтланган) асфальт-бетон япманың тигезләүче катламын җәю эшләре 78 процентка башкарылган;

- Чаллы агломерациясендә (13,5 километр юл ремонтланган) асфальт-бетон япманың тигезләүче катламын җәю эшләре 74 процентка башкарылган;

- Түбән Кама агломерациясендә (3,02 километр юл ремонтланган) асфальт-бетон япманың тигезләүче катламын җәю эшләре 71 процентка башкарылган;

- төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында (166,4 километр ремонтланган) асфальт-бетон япманың тигезләүче катламын җәю эшләре 54 процентка башкарылган;

- күпер корылмаларын (23 күперне) норматив хәлгә китерү буенча эшләр 39 процентка үтәлгән.

Татарстанда 2025 елда илкүләм проект буенча 23 күпердә төзү-төзекләндерү эшләре үткәрелүе турында хәбәр ителгән иде.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре