Татарстанда илкүләм проект буенча Мөслим-Иске Сәет автомобиль юлын төзекләндерү эшләре төгәлләнгән

Мөслим районында “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты нигезендә Мөслим-Иске Сәет автомобиль юлының 18,2-20,1 чакрымындагы өлешендә ремонт эшләре төгәлләнгән. Барлыгы 1,9 чакрым озынлыктагы юл өлеше яңартылган. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Шулай итеп, төп юлга 13 мең кв. м артыграк мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетон түшәлгән, 5 мең кв. м артыграк мәйданда юл кырыйлары М400 вак таш белән ныгытылган.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады. Алар асылда барлык өлкәләргә кагыла. Быел Татарстанда шуларның 12се тормышка ашырылачак. Юл хәрәкәте иминлеген арттыру – “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектының мөһим бурычларыннан берсе. Быел илкүләм проект нигезендә республиканың 9 районында тротуралар төзү, 14 автомобиль юлы өлешен төзекләндерү күздә тотыла. Шулай ук 31 районда 48 юл участогында (гомуми озынлыгы – 70 чакрымнан артыграк) торак пунктлар аша салынган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре