Газетага язылу

Татарстанда илкүләм проект буенча урман утырту өчен 12,1 тонна орлык әзерләнгән

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проекты «Урманнары саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман үсентеләре орлыклары әзерләү төгәлләнгән.

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, 2025 елда урман тармагы хезмәткәрләре барлыгы 21,1 тонна орлык җыйган. Шул исәптән, 601,9 кг нарат, 69,3 кг чыршы, 38 кг карагай, 10,1 мең кг имән, 807 кг каен һәм 500 кг карагач орлыгы әзерләнгән.

«Урман орлыклары запасы булдыру» «Татарстан Республикасында урманнары саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Быел орлык җыю планы 6 процентка арттырып үтәлде. Бөтен орлыклар да Татарстан Республикасында Урманнары саклау үзәгендә тикшерелде, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелде», – диде Равил Кузюров.

Министр сүзләренчә, җыелган орлык материалы республиканың урман питомникларында утырту чималы әзерләү өчен кулланылачак.

Искәртеп үтик, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты яшәү өчен уңайлы имин имин шартлар тудыру өчен илдәге урманнарны саклауга һәм арттыруга, шулай ук урман комплексының икътисади потенциалын саклауга һәм үстерүгә юнәлгән.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре