Татарстанда яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ел азагына социаль әһәмиятле 7 объект төзелеп файдалануга тапшырылачак.
“Яшьләр һәм балалар” илкүләм (милли) проекты республиканы ике яңа мәктәп белән тәэмин итәчәк. Чаллы шәһәренең “Мәләкәс аръягы” 22 нче микрорайонында 1224 урынлы мәктәп пәйда булачак. Казанның “Лето” торак комплексында да шундый ук мәктәп төзеләчәк.
“Озын һәм актив гомер” илкүләм (милли) проекты буенча берьюлы 3 медицина учреждениесен төзү төгәлләнеп килә. Икесе Казанда эшләячәк. Болар – 11 нче һәм 20 нче балалар шәһәр поликлиникалары. Әлмәт шәһәрендә исә 3 нче шәһәр поликлиникасы төзеләчәк.
Яшел Үзән районында “Гаилә” илкүләм проекты кысасында “Дом заботы” файдалануга тапшырылачак. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен ике катлы интернат-йорт (гомуми мәйданы – 8 60 кв.м ) 120 ятак-урынга исәпләнгән.
Шулай ук әлеге проект нигезендә Яшел Үзән районының Октябрьск бистәсендә 260 урынлы яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.
Быел Татарстан Республикасында 12 илкүләм проект (шуларга 46 төбәк проекты кертелгән) гамәлгә ашырыла. Аларны хәл кылуга 45 миллиард сум чамасы юлланган.
Төрле максаттагы 456 объектны төзү, капиталь төзекләндерү һәм модернизацияләү күздә тотыла. Бүгенгә илкүләм проектлар буенча финанс лимитының 26,5 проценты (11,8 миллиард сум) үзләштерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез