«Ясалма фәһемгә мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәтә башларга ниятлибез. Ә моның өчен кадрлар кирәк. Шуңа күрә бу җәйдә информатика укытучыларын әлеге юнәлеш буенча укыта башлаячакбыз», – диде министр.
Аның әйтүенчә, программа 600 дән артык информатика укытучысын колаячлаячак. «Алар арасыннан иң-иңнәр алга таба мәктәптә ясалма фәһем түгәрәкләрен алып барачак», – диде Илья Начвин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез