Татарстанда интернет аша сатучылар 13 процентка арткан

Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда онлайн-сатучылар 13 процентка диярлек арткан. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында Татарстан Премьер-министр урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

"Бизнесны сыйфатлы итеп үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - сату базарларын киңәйтү. Шул исәптән, дустанә мөнәсәбәттәге тышкы базарларга чыгу хисабына да", - диде министр.

Аның сүзләренә караганда, кече һәм урта бизнес өчен онлайн-сәүдә базарны киңәйтүнең нәтиҗәле ысулы булып тора. "Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда онлайн-сатучылар 13 процентка диярлек артып, 68 меңне тәшкил итте. Еллык керем - 70 миллиард сумга якын", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре