Татарстанда ир-ат танышын үтергән, аның дус хатынын көчләгән һәм кыз баланы мәсхәрәләгән

Чаллы кешесе танышын үтергәннән соң, аның дус хатынын көчли, шушы хатынның кечкенә кызына карата азгын гамәлләр кыла. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

3 ноябрьгә каршы төндә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы йортларның берсендәге фатирда табын корып утырганда бер ир-атны үтерәләр.

Татарстан прокуратурасы

Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматы буенча, иптәшен үтергәннән соң, исерек ир фатир хуҗасының 35 яшьлек сөйгән хатынын көчләгән, ә аннан соң шушы хатынның 6 яшьлек кызына карата сексуаль характерда көч кулланган.

Татарстан прокуратурасы

«Көчләү» һәм «Кечкенә балага карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәләре буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре